Судның кире кагуы турында

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе ТР Яр Чаллы шәһәр судында күпфатирлы йорт биналары милекчеләре гомуми җыелышы карарын гамәлдә түгел дип тану турындагы гражданлык эше буенча суд утырышында катнашты.

Суд утырышы барышында суд процесста катнашучыларга гражданлык эшен карап тикшерүгә килмәгән, шаһитлар сыйфатында катнашырга тиешле милекчеләрдән алынган хатларны тәкъдим итте. Алынган хатларның эчтәлегеннән аңлашылганча, милекчеләр «Жилэнергосервис» ИК ҖЧҖне идарәче компания сыйфатында сайлап кую җыелышында ирекле нигездә катнашканнар, бюллетеньнәрдә куелган имзаларын раслыйлар.

Шул ук вакытта дәгъвачының вәкиле судка җибәрелгән карарларда куелган имзаларның дөреслеген шик астына куйган.  Дәгъвачы ягыннан, карарларда куелган имзаларның чынлыгын тикшерү максатында, экспертиза билгеләү турындагы үтенеч юлланган.

Якларның фикерен тыңлап, рәислек итүче судья экспертиза билгеләү турындагы гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарткан.

Әлеге гражданлык эшен карау карар игълан итү белән тәмамланган, аның нигезендә дәгъвачыга шикаять таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартылган һәм Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспекты буенча 27 номерлы күпфатирлы йорт милекчеләренең 2020 елның 28 февралендәге беркетмәсе белән рәсмиләштерелгән карарлары гамәлдә дип танылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Жилэнергосервис» ИК ҖЧҖ Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспекты буенча 27 йорт адресында урнашкан йорт белән идарә итүгә 2020 елның 1 апреленнән керешкән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International