Видеоконференция режимында гавами чара үткәрү турында

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 декабрендә Әлмәт зонасы торак инспекциясе, Әлмәт, Сарман, Мөслим һәм Чирмешән районнары территорияләрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы оешмалар белән берлектә, «Милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен рәсмиләштерү тәртибе. Хаталар, проблемалар, хәл итү юллары» дигән темага гавами чара уздырды.

Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Инспекция тарафыннан бирелә торган кисәтүләр үтәлеше турында белдерүләр тапшырмау яки аларны вакытында тапшырмаган өчен административ җаваплылык;

2. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиткерү, һәркем керә ала торган урыннарда белешмәлекләр урнаштыру турында;

3. Күпфатирлы йортларга энергетика нәтиҗәлелеге классын бирү буенча чаралар үткәрү турында;

4. Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрына һәм ТР Дәүләт торак инспекциясенә биналарның милекчеләренең гомуми җыелышлары беркетмәләренә үзгәрешләр кертү турында гаризалар җибәрү тәртибе.

Чарада катнашучыларга дәүләт органына, дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра торган органга закон буенча тапшырылырга тиешле һәм законлы эшчәнлекләрен башкару өчен әлеге органга кирәкле белешмәләрне (мәгълүматларны) тапшырмаган яки үз вакытында тапшырмаган өчен, яисә мондый белешмәләрне (мәгълүматларны) дәүләт органына, дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра торган органга тулы булмаган күләмдә яки ялганлап тапшырган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.7 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тарту буенча административ җаваплылык турында һәм ТР ДТИ вәкаләтләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре адресларына, халыкка җиткерү өчен, күпфатирлы йортларның һәркем керә ала торган урыннарында урнаштыру өчен, көнкүрештә газдан куркынычсыз файдалану буенча белешмәлекләр җибәрелде. Видеоконференция барышында катнашучыларга башкарылган эшләр турында, фото теркәп, 2020 елның 15 декабренә кадәр инспекциягә мәгълүмат җибәрергә тәкъдим ителде.

Шулай ук катнашучыларга Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү тәртибе һәм сроклары, лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза биргәндә җибәрелә торган типик хокук бозулар турында аңлатмалар бирелде.

Видеоконференция нәтиҗәләре буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы оешмаларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган сораулар буенча җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International