Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә күпфатирлы йорт яны территориясендә балалар мәйданчыкларын тотуга таләпләр турында искәртте

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрендә балалар һәм хуҗалык мәйданчыкларын тиешенчә карап тотуга таләпләре үтәлешен профилактикалау максатларында, Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасының Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнары идарәче компанияләренә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә  күпфатирлы йортларның ярдәмче территорияләрендә хуҗалык һәм балалар мәйданчыкларын карап тотуга куела торган таләпләр турында искәртте.

2020 елда барлык күпфатирлы йортларда ишегалларын төзекләндерүгә юнәлдерелгән «Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программаны гамәлгә ашыру барышында элек урнаштырылган кече архитектура формаларының тиешенчә карап тотмау фактлары ачыклана, балалар мәйданчыклары элементларын (таганнарны, эскәмияләрне, карусельләрне, кечкенә таучыкларны) бер урынга өеп кую ярый торган хәл түгел.

Күпфатирлы йортларда гомуми милекнең бер өлеше булып торган хуҗалык һәм балалар мәйданчыклары җиһазларын карап тоту буенча мәҗбүри таләпләрне бозуларга юл куймау максатларында, идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә гомумйорт милкен тиешенчә карап тоту эшен көчәйтергә тәкъдим ителде.

Билгеләнгән таләпләрне бозган өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлешендә («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру») җаваплылык каралган һәм вазыйфаи затларга илле меңнән алып йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф яки өч елга кадәр квалификациясе алынуга сәбәп була; юридик затларга ике йөз илле меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр штраф салуга китерә.

Әгәр торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче оешмалар әлеге хокук бозуларга юл куйса, бу очракта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 статьясы («Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу») буенча җаваплылык каралган: вазыйфаи затларга дүрт меңнән биш мең сумга кадәр административ штраф; юридик затларга – кырык меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International