Торакчылардан мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Гагарин урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләрнең фатирлардагы стеналарда дым һәм күгәрек булуы һәм әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компания тарафыннан чара күрелмәве турындагы мөрәҗәгатьләре каралды.

        Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына җибәрелгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турындагы кисәтү буенча, гомумйорт милкен тотуда хокук бозулар бетерелгән: панельара җөйләр төзекләндерелгән, подвал бүлмәсендәге бүлгеләрнең плитә җөйләрендәге герметиклык торгызылган, цокольдәге җитешсезлек очраклары бетерелгән, фатирларда вентиляция каналлары чистартылган, бу хакта торак урыннарның милекчеләре белән бергә төзелгән башкарылган эшләр турындагы актлар раслый.

        Шул ук вакытта үткәрелгән тикшеренүләр һәм ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәсендә торак урыннарны карап тоту һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү өлешендә фатирда яшәүчеләргә норматив температура-дым режимын саклауга ярдәм итә торган чараларны үтәү зарурлыгына күрсәтелгән, атап әйткәндә: тышкы һава агымын тәэмин итү өчен пластик тәрәзәләрне һава үткәрә торган клапаннар белән җиһазландыру яки аларны «микроциркуляция» режимында эксплуатацияләү, тышкы стеналарны һәм җылыту приборларын җиһазлар белән капламаска, газ плитәләре өстендә урнаштырыла торган һава үткәрү каналларын япмаска кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International