Татарстан Республикасы Президентының «Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокуклы Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм аларның вазыйфаи затлары исемлеген раслау турында» 2020 елның 6 апрелендәге ПУ-224 номерлы указы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вазыйфаи затларына күрсәтелгән беркетмәләрне төзү бурычы йөкләнде.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартуны күздә тота.
Алабуга зонасы торак инспекциясе инспекторлары 2020 елның 1 апреленнән 19 ноябренә кадәр Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясының 1 өлеше буенча 118 административ беркетмә төзеде.
Алабуга шәһәр суды тарафыннан 115 беркетмә буенча 61,0 мең сумлык штраф салу турында карарлар чыгарылды, калган беркетмәләр буенча кисәтү ясалды.