Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 4 нче йортта яшәүчеләрнең гомумйорт милеген карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы күмәк мөрәҗәгате Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерелде.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча, гомуми йорт милкен карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм билгеләнгән норматив срокта җитешсезлекләрне бетерү, атап әйткәндә, баскыч читлекләрендә яктырту приборларын торгызу, аз токлы челтәрләрне тәртипкә китерү, баскычлы урыннарда биналарны ремонтлау план-графигын тапшыру кирәклеге турында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Торак» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына кисәтү бирелде.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе кисәтүе буенча җитешсезлекләр бетерелгән.