Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2020 елда Түбән Кама муниципаль районында 211 эш төре буенча 105 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган.
Түбән Кама торак инспекциясе инспекторлары капиталь ремонт объектларында асылмалы элемтә линияләрен һәм һава-кабель кичүләрен тәртипкә китерүне контрольдә тотты. Барлыгы 163 тикшерү үткәрелде, 35 йортта закон бозу очраклары ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмалар адресына 22 кисәтү кертелде, алар билгеләнгән срокта үтәлгән. Барлык йортларда да һава-кабель линияләре тәртипкә китерелгән һәм маркаланган, бу эш объектларны фотофиксацияләп расланды.