Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе, күпфатирлы йортта яшәүченең, күршеләренең баскыч читлегенә тамбурда әйберләр урнаштыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә күпфатирлы йортның гомуми милкен карап тоту өлешендә закон таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирде. Гамәлдәге закон таләпләрен үтәү максатында, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе ТР Яр Чаллы шәһәр судына эвакуацияләү ишекләре янында (фатирлар каршындагы баскыч мәйданындагы ишек) бик җайланмаларын сүтү һәм тамбур бүлмәсен мебель, өй җиһазлары һәм башка әйберләрне саклау урыны буларак файдаланудан туктату турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.
2020 елның 2 ноябрендә ТР Яр Чаллы шәһәр суды идарәче компаниянең гаризасын карады һәм дәгъва таләпләрен канәгатьләндергән.
Судка мөрәҗәгать итү күпфатирлы йорт биналары милекчеләренең бозылган хокукларын торгызу һәм Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе кисәтүләрен үтәү ысулларының берсе булып тора.