Ышаныч кәгазен гамәлдән чыгару турында

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе ТР Яр Чаллы шәһәр судында күпфатирлы йорт биналары милекчеләре гомуми җыелышы карарын гамәлдә түгел дип тану турындагы гражданлык эше буенча суд утырышында катнашты.

Суд утырышы барышында судка дәгъвачының күпфатирлы йортта биналар милекчеләре гомуми җыелышы карарын гамәлдә түгел дип тану турындагы дәгъва таләпләреннән баш тартуы хакында нотариаль рәсмиләштерелгән язма гариза тапшырылды.

Яр Чаллы нотариаль округы нотариусы реестрында теркәлгән дәгъвадан баш тарту белән берлектә, судка шулай ук дәгъвачының теләсә нинди документларга, шул исәптән шикаять гаризаларына да, кул кую хокукы белән судта мәнфәгатьләрне яклауга гади язма формада төзелгән ышаныч язуын гамәлдән чыгару турындагы белешмә дә тапшырылды.

Әлеге гражданлык эше Яр Чаллы шәһәренең Хәсән Туфан проспекты буенча 33А номерлы йортка карата каралды.

2020 елның 1 февраленнән башлап әлеге йорт белән «Жилэнергосервис» КИК ҖЧҖ идарәче компаниясе идарә итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International