2020 елның 27 октябрендә Казан шәһәре Милли китапханәсе бинасында Яшь дәүләт хезмәткәрләренең беренче республика форумы узды. Форумның белем бирү программасын үткәрү кысаларында ТР яшьләр министры Д.И.Фәттахов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Т.И.Миңнуллина, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе А.Н.Белов, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе А.В.Абросимова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В.Жаворонков белән очрашулар булды, дәүләт хакимияте органнарында яшь белгечләрнең үсеш перспективалары мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Алга таба эшлекле уен оештырылды, анда дәүләт органнарының хезмәт культурасын үстерү, дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү буенча уртак карарлар әзерләнде.