Коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау турында

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй шәһәренең Ленин урамы буенча 23А йортында яшәүченең кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтләре өчен түләү хисаплауның дөреслегенә кагылышлы мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Мөрәҗәгать итүченең фатиры хосусый исәпкә алу приборлары белән җиһазланган, шуңа бәйле рәвештә әлеге коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме тикшерү срогы чыкканчы – 2020 елның 1 февраленә кадәр хосусый исәпкә алу приборлары күрсәткечләреннән чыгып башкарылган.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән.

Кагыйдәләрнең 59 пункты нигезендә, 2020 елның мартыннан май аена кадәр мөрәҗәгать итүче фатирында кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү өчен түләү исәпләү коммуналь ресурсны уртача айлык куллану дәрәҗәсенә карап, 2020 елның 1 июненнән башлап теркәлгән гражданнар саны буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативына карап башкарылган, чөнки абонент әлеге исәпкә алу приборларын үз вакытында алмаштырмаган яисә аларга тикшерү уздыртмаган.

Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, килеп туган имин булмаган санитар-эпидемиология вәзгыяте вакытында абонентның «Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» ҖЧҖ идарәче компаниясе һәм «Зәй су каналы» ҖЧҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасы белән килешенеп, хосусый исәпкә алу приборларын алмаштыру яисә тикшертү буенча кирәкле чараларны үз вакытында башкару мөмкинлеге булмавын исәпкә алып, 2020 елның июнь ае өчен түләүне уртача айлык куллану дәрәҗәсенә карап, яңадан исәпләү турында карар кабул ителгән. Мөрәҗәгать итүченең шәхси счеты буенча яңадан исәпләү суммасы 2060,86 сум тәшкил итә.

2020 елның 1 июлендә фатирда яңадан урнаштырылган кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алуның хосусый приборлары коммерция исәбенә куелган, һәм әлеге коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме коммуналь ресурс куллануның хосусый исәпкә алу приборлары күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International