Зәй муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны тәмамлау турында

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2020 елда Зәй муниципаль районында 87 эш төре буенча 53 күпфатирлы йортка барлыгы 81,56 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган.

            Эшләр 4 подрядчы оешма: «ЗаинскКровля» ҖЧҖ, «РЕГИОНСТРОЙ» ҖЧҖ, «Простор» төзелеш компаниясе ҖЧҖ, «Лифт-СтройКомпания» ҖЧҖ тарафыннан башкарылган.

          Планлаштырылган барлык эшләр дә тулы күләмдә сыйфатлы итеп башкарылган.

          Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләрнең срокларын һәм сыйфатын тикшереп тору буенча күпфатирлы йортларга 159 тикшерү үткәрелде, тупас бозулар ачыкланмады. Капиталь ремонт тәмамланган барлык күпфатирлы йортлар да эксплуатациягә кабул итү комиссиясе тарафыннан кабул ителде, тапшыру актларына кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International