Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 1254 күпфатирлы йортны ягып җылыту сезонына әзерләү таләп ителә иде, шушы йортларның 1133 – үзәктән җылытыла, 121– индивидуаль җылытыла.
Үзәкләштерелгән җылыту белән тәэмин ителгән барлык йортларга да йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын юдырту һәм һава кудырту актлары алынды. Вентиляция каналларының һәм төтен чыга торган юлларның эш торышын тикшерү актлары, торак йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары инспекцияләнә торган барлык торак фонды буенча да бар. Күпфатирлы йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлеген раслаучы документлар «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелде.
Торак фондын ягып җылыту сезонына әзерләү кысаларында инспекция тарафыннан 57 йорт тикшерелде. Гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлау буенча тупас җитешсезлек очраклары ачыкланмады. Идарәче оешмаларга гомуми йорт милкен карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 18 кисәтү бирелде.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары башкарма комитетлары тарафыннан 2020-2021 еллар ягып җылыту сезонының башлануы һәм 2020 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча күпфатирлы йортларга җылылык бирү турында күрсәтмәләр чыгарылган.
Күпфатирлы йортларга җылылык норматив документларда билгеләнгән срокта бирелгән. Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә халыктан ягып җылытуның канәгатьләндерерлек булмавы хакында хәбәрләр алу өчен «кайнар линия» эшли. Гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр кыска вакыт аралыгында карала.