2020 елның 22 июлендә Яр Чаллы шәһәр судында Яр Чаллы шәһәренең Рәис Беляев урамы, 54 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт милекчесенең күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелыш карарын гамәлдән чыгару турындагы дәгъва гаризасы каралган. Беренче инстанция суды дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан. Яр Чаллы шәһәр суды нәтиҗәләре белән килешмичә, гариза бирүче Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция шикаяте белдергән.
2020 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Югары судында апелляция шикаяте каралган.
Апелляция шикаятендәге дәлилләр Татарстан Республикасы Югары судын ТР Яр Чаллы шәһәр судында кабул ителгән карарның законсыз булуына ышандыра алмаган һәм 2020 елның 22 июлендәге карар үзгәрешсез калдырылган. 2019 елның 20 декабрендә рәсмиләштерелгән әлеге күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми җыелыш беркетмәсе гамәлдә дип танылган.
ТР Дәүләт торак инспекциясенең 2020 елның 29 гыйнварындагы карары белән, Рәис Беляев проспекты буенча 54 йорт адресында урнашкан күпфатирлы йорт белән 2020 елның 1 февраленнән башлап «Жилэнергосервис» ХИК ҖЧҖ идарәче компаниясе идарә итә.