Россия почтасы язылу кампаниясе кысаларында традицион «Игелек агачы» хәйрия акциясен үткәрә. Бу акциядә катнашучылар сайлап алынган социаль учреждение – балалар йорты, интернат-йорт, ветераннар һәм картлар йортлары адресына теләсә кайсы басманы яздырта ала.
Чистай зонасы торак инспекциясе коллективы әлеге хәйрия акциясендә катнашты.
Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләргә 2021 елның беренче яртыеллыгына балалар газетасына язылу бүләк итте.
«Игелек агачы» – кирәкле акция, анда катнашу социаль учреждениеләргә һәм аз керемле гражданнарга ярдәм итә.