1991 елдан башлап ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Бу көнне куйган хезмәте, яшь буын белән тәҗрибә уртаклашканы өчен өлкән буынга рәхмәт сүзләре әйтелә.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында, Өлкәннәр көненә багышланган махсус чаралар үткәрү гадәткә кертелгән.
Чистай зонасы торак инспекциясе, Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, үзләренең лаеклы ялда булган элеккеге хезмәткәрләре - Н.Н. Зубков белән Р.А.Нургатинны чакырды, алар чәй табыны янында корылган иркен әңгәмә вакытында үзләренең шөгыльләре турында сөйләде, үзләрен борчыган проблемалар белән уртаклашты.