Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе йортның төп конструкциясен белә торып җимерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьне карап тикшерде. Хәбәрдә күрсәтелгән дәлилләр гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян салыну ихтималын китереп чыгара, бу исә прокуратура органнары тарафыннан килешлерелгән, планнан тыш тикшерү уздыру өчен дәлилле нигез булып тора.
Тикшерү барышында тимер-бетон конструкциянең бөтенлеге – ростверка бозылган, ягъни Аркылы урамындагы 9 номерлы торак йорт фундаментына зыян китерелгәнлеге ачыкланды.
Идарәче компания вәкиле аңлатмасыннан күренгәнчә, 2 номерлы шурф районында ростверка алар тарафыннан монолит фундаментның фактта үтәлешен билгеләү өчен ачылган һәм ростверканың ныклыгын билгеләү өчен махсуслаштырылган оешма биреме буенча башкарылган.
Әмма, рөхсәт документлары табылмады.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен «Вилюй» ҖЧҖ идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Бирелгән күрсәтмәдәге җитешсезлекләр бетерелгән.