«Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 18 декабрендәге 1169 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән 2020 елда Минзәлә районында КФЙ гомуми милеген капиталь ремонтлау программасына Николаевка һәм Минзәлә шәһәренең 5 күпфатирлы йорты кертелгән.
Капиталь ремонт эшләре тәмамланган. 23 003,8 млн. сумлык 16 төрле эш башкарылган, шул исәптән электр белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, түбәләрне, фасадларны һәм подъездларны ремонтлау эшләре гамәлгә ашырылган.