Идарәче компания тарафыннан мәгълүматны тулысынча ачмау турында

2020 елның 18 сентябре, җомга

Юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырыла торган контрольдә тоту чаралары кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан, Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында идарәче оешмаларның эшчәнлеге турында урнаштырылган мәгълүматлар тикшерелде.

Тикшерү барышында «УК Чаллы» ҖЧҖ идарәче компаниясе буенча мәгълүмат урнаштыруда берничә хокук бозу очрагы ачыкланды: Яр Чаллы шәһәренең Гвардия урамы буенча 17, 17А күпфатирлы йортлар буенча мәгълүмат юк яки тулы күләмендә урнаштырылмаган.

«УК Чаллы» ҖЧҖ идарәче компаниясенә мәгълүмат ачу өлешендә торак законнарын бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү бирелде. Җитешсезлекләрне бетерү турында хәбәр ителгән белдерү билгеләнгән срокта җиткерелде. Әмма, кабат уздырылган тикшерү барышында исәпкә алу приборлары турында мәгълүмат булмавы; гомуми милек белән файдалану килешүләренең булмавы һ.б. турында билгеләнде.

Закон нигезендә тапшырылырга тиешле мәгълүматны урнаштырмаган өчен юридик зат «УК Чаллы» ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. буенча беркетмә төзелде. Материаллар судка җибәрелде.

Җитешсезлекләрнең бетерелүе инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International