Идарәче компания тарафыннан мәгълүматны тулысынча ачмау турында

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырыла торган контрольдә тоту чаралары кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан, Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында идарәче оешмаларның эшчәнлеге турында урнаштырылган мәгълүматлар тикшерелде.

       «УК Комсомольский» МУП идарәче компаниясен тикшерү барышында мәгълүмат урнаштыру буенча кайбер хокук бозу очраклары ачыкланды: Яр Чаллы шәһәренең Сарман тракты буенча 17, 17А, 23, 25 номерлы, Комсомольская набережная урамы буенча 3, 3А, 6 номерлы; Яр Чаллы шәһәренең Яр Чаллы шәһәре проспекты буенча 70/56 номерлы күпфатирлы йортлар буенча мәгълүмат юк яки тулы күләмдә урнаштырылмаган.

       «Комсомольский» ИК МУП идарәче компаниясенә мәгълүмат ачу өлешендә торак законнарын бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү бирелде. Җитешсезлекләрне бетерү турында хәбәр ителгән белдерү билгеләнгән срокта җиткерелде. Әмма кабат уздырылган тикшерү барышында исәпкә алу приборлары турында мәгълүматның булмавы; гомуми милектән файдалануга килешүләрнең булмавы; милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре буенча мәгълүматның ачылмаганлыгы, агымдагы ремонт эшләрен башкару һәм карап тоту турындагы хисапларның урнаштырылмаганлыгы, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү исемлеге турындагы мәгълүматның урнаштырылмаганлыгы ачыкланды.

        Закон нигезендә тапшырылырга тиешле мәгълүматны урнаштырмаган өчен юридик зат «Комсомольский» ИК МУП карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. буенча беркетмә төзелде. Материаллар судка җибәрелде.

        Җитешсезлекләрнең бетерелүе инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International