Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган гомумйорт милкен карап тоту өлешендә зарури таләпләрнең үтәлеше турындагы мәгълүматны мониторинглау кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге идарәче компания – «ВИЛЮЙ» ҖЧҖ тарафыннан гамәлдәге торак законнары таләпләренең һәм Комсомольская набережная урамы буенча 30 номерлы күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре бозылу факты ачыкланды.
2020 елның 26 августында Интернет челтәрендәге «Челны онлайн» гавами битендә урнаштырылган видео-фото файлларда гомуми кулланылыштагы урыннарда стена ярыклары һәм керамик идәндәге җитешсезлекләр теркәлгән.
Гавами биттә урнаштырылган мәгълүмат гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы булуын раслый, бу исә прокуратура органнары тарафыннан килештерелгән планнан тыш тикшерү өчен нигез булды.
Планнан тыш тикшерү кысаларында гомумйорт милкен тиешенчә карап тотмау очраклары ачыкланды.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкаруга карата куелган таләпләрне үтәмәгән өчен «ВИЛЮЙ» ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча, 75 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Яр Чаллы ЗТИ контролендә.