Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә 2020 елгы капиталь ремонт программасына 4 күпфатирлы йорт: Дзержинский урамы буенча 10, Пушкин урамы буенча 13 һәм 20, Хирург Шеронов урамы буенча 28 номерлы йортлар кертелгән.
Әлеге йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрне Чистай ЗТИ теркәгән килешүләр нигезендә «РегионСтрой» ҖЧҖ субподрядчы оешмасы башкарган.
Хәзерге вакытта әлеге йортларда капиталь ремонт тәмамланган. Түбәне, фасадны, салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу инженерлык системаларын ремонтлау эшләре башкарылган.
Барлык эшләр дә сыйфатлы һәм вакытында башкарылган, эш графиклары белән расланган.