Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районы, Дмитриевка авылы, Лесная урамы, 9А йорт адресы буенча урнашкан шәхси йорт хуҗасының «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен түләү исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Мөрәҗәгать итүче үз шикаятендә әлеге йорттан чүп-чарның чынлыкта чыгарылмавы, шул ук вакытта түләү хисаплауны турында әйтә.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды. Автотранспортның йорт хуҗалыгына керү мөмкинлеге булмау сәбәпле, халыкка хезмәт күрсәтелми икән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчегә «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен аның файдасына 1127,6 сум күләмендә яңа исәп-хисап ясалган.
Канәгатьләндерерлек торышта булмавы сәбәпле мөрәҗәгать итүч әлеге йортта яшәми икән, шуңа күрә «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы югарыда күрсәтелгән адрес буенча «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен түләү исәпләмәү турында карар кабул иткән.