Яр Чаллы ЗТИ тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспекты буенча 9/26 номерлы күпфатирлы йортта торак урынны үзгәртеп планлаштыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланды.
Биш бүлмәле фатир биш шәхси счетка бүленгән, анда һәр бүлмә һәр милекчегә милек хокукында беркетелгән. Торак урынның һәр бүлмәсендә үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм яңадан җиһазландыру факты билгеләнде. Милекчеләр тарафыннан максималь егәрлек приборлары тоташтыру өчен ток розеткасы урнаштырып, аерым линияләр үткәрелгән; гамәлдәге су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу инженерлык коммуникацияләре коридорның бер өлешен биләп алу юлы белән мәйданнар арттырылган.
Әлеге милекчеләргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.11 статьясының 2 өлеше буенча, 15 мең сум күләмендә штраф салып, административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Торак законнарында билгеләнгән тиешле чараларны күрү өчен, әлеге мәгълүмат шәһәрнең Башкарма комитетына җибәрелде.