Шәһәр тибындагы Аксубай поселогында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләрен башкару графигын бозу турында

2020 елның 28 августы, җомга

Аксубай муниципаль районында 2020 елгы капиталь ремонт төбәк программасына кертелгән күпфатирлы йортларның гомуми милегенә капиталь ремонт үткәрүгә мониторинг буенча Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан чаралар үткәрелде.

Тикшерү барышында фасадны ремонтлау эшләрен башкару срокларын бозу очраклары ачыкланды.

Фасадны ремонтлау эшләрен башкару графигы нигезендә, шәһәр тибындагы Аксубай поселогының Мазилин урамы буенча 25, 31 номерлы торак йортларда эшләрне бетерү вакыты 2020 елның 15 августында булырга тиеш.

2020 елның 18 августына «Альянсстрой» ҖЧҖ (Мазилин урамы, 25) һәм «СК Максад» ҖЧҖ (Мазилин урамы, 31) субподряд оешмалары тарафыннан фасадны ремонтлау эшләре тәмамланмаган.

Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай муниципаль районында капиталь ремонтның техник заказчысы – Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты адресына күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау эшләрен башкару графигын бозуга юл куймау турында кисәтүләр җибәрелде.

Кисәтүләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International