Алексеевск муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны тәмамлау

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск муниципаль районының шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында 2020 елгы капиталь ремонт программасына 6 күпфатирлы йорт кертелгән: Ленин урамы буенча 54А номерлы, Павелкин урамы буенча 27 номерлы, Гагарин урамы буенча 17 номерлы һәм 18 номерлы, Боровиков урамы буенча 6 номерлы һәм Пионер тыкрыгы буенча 2 номерлы йорт.

Әлеге йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау эшләрен Чистай ЗТИ теркәгән килешүләр нигезендә «Стройдорсервис+» ҖЧҖ субподрядчы оешмасы башкарган.

Хәзерге вакытта әлеге йортларда капиталь ремонт тәмамланган. Түбәне, салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу инженерлык системаларын ремонтлау эшләре башкарылган.

Барлык эшләр дә сыйфатлы һәм вакытында башкарылган, эш графиклары белән расланган.

Чистай ЗТИ тарафыннан 9,7 млн. сумлык эшләрне башкару турында 11 акт кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International