«Турыдан-туры идарә» ысулын сайлаган милекчеләр белән очрашулар үткәрү

2020 елның 4 сентябре, җомга

2020 елның август аенда Чистай ЗТИ, җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, турыдан-туры идарә ителә торган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уздырды. 

Чистай шәһәренең Чернышевский урамы буенча 106А номерлы, Урицкий урамы буенча 56 номерлы, Л. Толстой урамы буенча 105А, Ленин урамы буенча 50 номерлы, Некрасов урамы буенча 2 номерлы, В.Ногин урамы буенча 95 номерлы, Часовая урамы буенча 26 номерлы, Энгельс урамы буенча 76 номерлы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар булды.

Очрашуларның төп максаты – торак-коммуналь хуҗалык һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату.

Чарада катнашучыларга күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзү кирәклеге, күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре тарафыннан гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен ай саен түләү, шулай ук капиталь ремонт фондын формалаштыру ысуллары турында аңлатмалар бирелде.

Шулай ук гражданнарга аларның күпфатирлы йортлардагы милекчеләрнең гомуми җыелышы карары нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә хокуклы булуы турында да аңлатылды. Чернышевский урамы буенча 106А номерлы һәм В.Ногин урамы буенча 95 номерлы йортларның милекчеләре идарәче оешма тарафыннан идарә ителү ысулы белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International