Чистай ЗТИ идарәче оешмалар тарафыннан киләсе кышкы чорда торак фондын эксплуатацияләүгә әзерләү буенча чаралар үтәлешенә мониторинг алып бара.
Мониторинг барышында инспекция тарафыннан идарәче оешмаларның «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» мәгълүмат системасында (алга таба – ТР ДТФ) КФЙда үзәк җылыту системаларын юдырту һәм опрессовкалау актларын, вентканалларны һәм төтен юлларын тикшерү актларын, шулай ук торак йортларның кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек паспортларын урнаштыру-урнаштырмавы тикшерелә.
Шулай ук инспекция тарафыннан, идарәче оешмалар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек итү чаралары кысаларында, ТР ДТФ ДМС системасында әзерлек паспортлары урнаштырылган күпфатирлы торак йортларга сайланма тикшерү дә үткәрелә.
2020 елның 18 августында инспекция тарафыннан үзара бәйләнешсез контрольдә тоту чаралары кысаларында шәһәр тибындагы Аксубай поселогында күпфатирлы торак йортларга сайланма тикшерү үткәрелде. 22 күпфатирлы йорт тикшерелде, алар буенча «Аксубай штп идарәче компаниясе» ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан ТР ТФМ ДМС системасында әзерлек паспортлары урнаштырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 8 йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмага кисәтүләр бирелде, аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.