Идарәче оешмалар тарафыннан энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен үтәүне контрольдә тоту турында

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Идарәче оешмалар тарафыннан энергетика нәтиҗәлелеге һәм күпфатирлы йортларның кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу приборлары белән тәэмин ителеше таләпләрен үтәү буенча торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе ай саен «ТАТЭНЕРГО» АҖ ресурс белән тәэмин итүче оешмасыннан коммуналь ресурслар (җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү) өчен исәп-хисап гомумйорт исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча башкарылмый торган күпфатирлы йортлар турындагы мәгълүматка анализ ясый.

           2020 елның 9 аенда идарәче оешмалар адресына карау нәтиҗәләре буенча, энергия ресурсларын коммерцияле исәпкә алуны тәэмин итү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 27 кисәтү җиткерелде. 22 кисәтү билгеләнгән вакытта үтәлгән, 5 кисәтү Түбән Кама зонасы торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International