Күпфатирлы йортта фатирны үзирекле тәртиптә үзгәртеп планлаштыру турында

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

         Түбән Кама шәһәренең Шинчылар проспекты буенча 3 номерлы йортта яшәүчеләрнең әлеге йортта 17 номерлы фатирны үзгәртеп планлаштыру һәм төзекләндерү буенча башкарыла торган эшләрнең дөреслегенә карата мөрәҗәгате Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерелде.

       Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды: 17 номерлы фатирда тикшерү вакытында билгеләнгән тәртиптә рөхсәт алмыйча гына торак урынны үзгәртеп планлаштыру эшләре алып барылган.

       Фатир милекчесе юридик зат булуын исәпкә алып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу. Күпфатирлы йортта биналарны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру» дигән 7.21 ст. буенча әлеге оешманың вазыйфаи заты, 4000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

       Фатир хуҗасына законнарда билгеләнгән тәртиптә башкарылган үзгәртеп планлаштыруны рәсмиләштерергә яки фатирны проект халәтенә китерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International