Гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча идарәче компаниянең гамәл кылмавына кагылышлы мөрәҗәгатьне карау турында

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

           Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 88 номерлы йортта яшәүче кешенең идарәче компаниянең гомумйорт милкен карап тотуда җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләмәвенә карата мөрәҗәгате Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерелде.

          Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча инспекция тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына гомумйорт милкен карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм билгеләнгән вакытка җитешсезлекләрне бетерү кирәклеге турында, аерым алганда: мөрәҗәгать итүченең фатиры периметры буенча панельара җөйләрне герметизацияләү, подъездга кергән урындагы әвеслекнең герметиклыгын торгызу, штукатур һәм буяу катламы җимерелгән урыннарда цокольне өлешчә ремонтлау хакында кисәтү җиткерелде.

          ТКЗТИ кисәтүе буенча җитешсезлекләрне бетерү инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International