Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

«Эталон» ҖЧҖ карата планнан тыш күчмә тикшерү уздыруны килештерү турында Нурлат шәһәре прокуроры карары нигезендә Нурлат шәһәренең Гыйматдинов урамы буенча 128 номерлы күпфатирлы йортка уздырылган планнан тыш күчмә тикшерү кысаларында, Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары (алга таба – ПиН) бозылу очраклары ачыкланды. Аерым алганда, түбә, чорма тәрәзәләре төзек түгел, чорма һәм подвал бүлмәләре көнкүреш чүп-чары белән тулган, түбәдә төтен-вентиляция терәкләренең баш өлеше һәм кирпеч өеме җимерелгән.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге идарәче оешмалар тарафыннан лицензия таләпләрен мәҗбүри үтәп башкарылырга тиеш.

РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәнең (алга таба – Лицензияләү турында нигезләмә) 3 пунктындагы «а» пунктчасы РФ Торак кодексының 161 статьясындагы 2.3 өлешендә каралган таләпләр үтәлешен, ягъни сыйфаты РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән техник регламентлар һәм күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре һәм нормалары таләпләренә туры килерлек итеп, идарәче оешма тарафыннан күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешле тәртиптә тотуны тәэмин итә торган барлык хезмәтләрне күрсәтү һәм (яки) эшләрне башкаруны лицензия таләпләренә кертә.

«Эталон» ҖЧҖ директоры тарафыннан Нурлат шәһәренең Гыйматдинов урамы буенча 128 номерлы күпфатирлы торак йортның гомуми милеген тиешенчә карап тоту бурычы үтәлмәгән, бу исә Лицензияләү турындагы нигезләмәнең 3 пунктындагы «а» пунктчасы күздә тоткан лицензия таләбен бозу очрагы була, бу хакта югарыда телгә алынган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары да дәлилли.

Әлеге факт буенча «Эталон» ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

2020 елның 14 сентябрендә Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы карары белән «Эталон» ҖЧҖ директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 25 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен «Эталон» ҖЧҖ директорына күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International