Фатирда көнкүреш газы шартлаган

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 14 сентябрендә 20 сәгать 54 минутта Сөембикә урамы буенча 42 номерлы йортта газ шартлап, янгын чыккан. Элегрәк йортта яшәүчеләрдән подъезддагы газ исе турында «Нижнекамскгаз» ЭҖИ хәбәр җиткерелгән булган. 4 каттагы 102 номерлы фатирда авария бригадасы газ плитәсендә кранның ачык булуын ачыклаган. Әлеге фатирда газ җиһазлары сүндерелгән, металл тышлык урнаштырылган.

21 сәгать 47 минутта янгын тулысынча сүндерелгән. 102 нче фатирда ир-ат мәете табылган, газүткәргечтәге металл тышлык булмаган.

Хәзерге вакытта йортта электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү эше (йортның 1 һәм 3 блоклары) яңадан торгызылган. 2 нче блокка газ бирү 17 сентябрьдә планлаштырыла.

Халыкка китерелгән матди зыян (нигездә, тәрәзә блоклары һәм балконнар пыяласы зыян күргән) Түбән Кама шәһәре муниципаль берәмлеге тарафыннан каплана.

Бу хәл көнкүрештә газдан файдалану кагыйдәләрен бозуның ярамаганлыгы турында ачык мисал булып тора. Газ җиһазларындагы теләсә нинди эшләр махсус оешма тарафыннан башкарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International