ТР Дәүләт торак инспекциясе күрсәтмәсе законлы дип танылды

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Казан шәһәрендә яшәүче бер кешенең җылылык белән тәэмин итү системасының җылыту приборы каршындагы торбаүткәргечтә келә вентильләрендә аккан урыннар булуына кагылышлы мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – ТР Дәүләт торак инспекциясе) күпфатирлы йорт белән идарә итүче оешма – торак-төзелеш кооперативына карата планнан тыш тикшерү уздырды.

Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланды. Торак-төзелеш кооперативы рәисе хокуксыз нигездә күпфатирлы йортта фатирларның милекчеләренә гомумйорт милеген ремонтлау бурычын йөкләгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карарында расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре нигезендә җылылык системасына караган терәк торба тармакларында урнаштырылган келә арматурасы йортның уртак милеге булып тора. Күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешле тәртиптә карап тоту өчен әлеге йорт белән идарә итүче торак-төзелеш кооперативы җаваплы.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Инспекция тарафыннан торак-төзелеш кооперативы адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Торак-төзелеш кооперативы рәисе әлеге күрсәтмәгә карата Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва белдергән, шулай ук Унберенче Арбитраж Апелляция судына да мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды карары һәм Унберенче Арбитраж Апелляция суды карары белән ТР Дәүләт торак инспекциясе күрсәтмәсе законлы һәм нигезле дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International