Алабуга зонасы торак инспекциясе буенча торак фондын ягып җылыту сезонына әзерләү турында

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Торак фондын ягып җылыту чорына әзерләүгә ясалган мониторинг барышында инспекция тарафыннан идарәче оешмаларның «Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы» мәгълүмат системасында (алга таба – ТР ДТФ) күпфатирлы йортларда үзәк җылыту системаларын юдырту һәм опрессовкалау актларын, вентканалларны һәм төтен юлларын тикшерү актларын, шулай ук торак йортларның кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек паспортларын урнаштыру-урнаштырмавы тикшерелә. Шулай ук инспекция тарафыннан, идарәче оешмалар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек итү чаралары кысаларында, ТР ДТФ системасында әзерлек паспортлары урнаштырылган күпфатирлы торак йортларга сайланма тикшерүләр дә үткәрелә.

Хәзерге вакытта Алабуга ЗТИ тарафыннан Алабуга шәһәрендәге 57 йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 19 йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компанияләр адресына 19 кисәтү бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International