Менделеевск муниципаль районында 2020 елгы капиталь ремонт

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Менделеевск муниципаль районында 2020 елгы капиталь ремонт программасына 16 күпфатирлы йорт кертелгән.

Алабуга ЗТИ тарафыннан теркәлгән килешүләр нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау эшләре 7 субподрядчы оешма: «Боярин» ҖЧҖ, «МАН» ТК» ҖЧҖ, Алабуга шәһәрендәге «Нефтегазстрой» ҖЧҖ, «Аск Альт-групп» ҖЧҖ, «Нептун» ИК ҖЧҖ, «САМУР» ҖЧҖ, «РУССАН» ҖЧҖ тарафыннан башкарыла.

Күпфатирлы йортларда түбәне, фасадны, подъездларны, шулай ук җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр белән тәэмин итү буенча гомумйорт инженерлык системаларын капиталь ремонтлау эшләре башкарылачак.

Менделеевск муниципаль районы буенча 2020 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да Алабуга ЗТИ тарафыннан тикшерелде. Эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады, әмма алты күпфатирлы йорт буенча капиталь ремонт объектларыннан төзелеш чүп-чарын вакытында чыгармау очраклары ачыкланды.

Ачыкланган бозулар буенча техник заказчы – Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты адресына кисәтүләр бирелде.

Хәзерге вакытта ике йорт буенча җитешсезлекләр бетерелгән, бу хакта Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетыннан Инспекциягә фотофиксация белән тиешле хәбәр алынды.

Дүрт кисәтү Алабуга ЗТИ контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International