Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында

2020 елның 9 августы, якшәмбе

        Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2020 елда Түбән Кама муниципаль районында 105 йортта 211 эш төре буенча 756,05 млн. сумлык капиталь ремонт эшләрен үткәрү планлаштырылган.

        Барлык йортлар да тикшерелде, эшләрнең үтәлергә тиешлеген раслаучы барлык фотоматериаллар барлык күпфатирлы йортлар буенча «Татарстан Республикасы Торак фонды мониторигы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән.

        Хәзерге вакытта барлык йортларда да эшләр 8 субподрядчы оешма тырышлыгы белән алып барыла. Барлыгы 541 581 230 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылган, бу гомуми финанслау лимитының 68,98%ын тәшкил итә. Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр турында гомуми суммасы 245 651 435, 53 сумлык КС-2 формалы 123 акт кабул ителде.

        «ТР Торак фонды мониторингы» ДМС мәгълүматларына караганда, 24 йортта капиталь ремонт тәмамланган, капиталь ремонт тәмамланган 13 йортны файдалануга тапшыру актлары кабул ителгән һәм имзаланган.

        2020 елга капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да түбәләрдә, фасадларда һәм подъездларда кабель хуҗалыгы торышы тикшерелде. Ачыкланган бозулар теркәлде һәм Түбән Кама зонасы торак инспекциясе контролендә тора. Идарәче оешмаларга мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм кабель хуҗалыгындагы җитешсезлекләрне норматив хәлгә китерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында 11 кисәтү бирелде. 7 кисәтү буенча җитешсезлекләр бетерелгән, калганнарының үтәлеше Түбән Кама зонасы торак инспекциясе контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International