Зәй муниципаль районы торак фондын 2020-2021 еллар ягып җылыту сезонына әзерләү турында

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

2020-2021 елларда Зәй шәһәрендә һәм Зәй районы торак пунктларында 219 күпфатирлы йортны ягып җылыту сезонына әзерләү таләп ителә, шуларның 178е – үзәктән, 41се индивидуаль җылытыла.

          Торак фондына идарә итүче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларны ягып җылыту сезонына әзерләү расланган графиклар нигезендә башкарыла.

          Йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын юдырту һәм аларны һава өрдереп тикшереп карау актлары 173 йортка алынды, бу үзәкләштерелгән җылыту белән тәэмин ителгән йортларның гомуми саныннан 97%ын тәшкил итә. Бер үк вакытта, торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, махсус оешмаларны җәлеп итеп, вентиляция каналларының һәм төтен чыга торган юлларның эш торышы тикшерелә, барлыгы 219 акт алынды.

          Торак йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары 207 йортка рәсмиләштерелгән, бу күпфатирлы йортларның 94%ын тәшкил итә.

          Түбән Кама зонасы торак инспекциясе торак фондының киләсе ягып җылыту сезонына әзерлеген раслый торган документларны «Татарстан Республикасы Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасында үз вакытында урнаштыруны да контрольдә тота.                                                                                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International