Идарәче компания тарафыннан мәгълүмат ачу

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Юридик зат эшчәнлеге яки гамәлләре турында законнар нигезендә әлеге затларга аны тапшыру җаваплылыгы йөкләнгән мәгълүматларны анализлау юлы белән зарури таләпләр үтәлешен күзәтү (шул исәптән федераль дәүләт мәгълүмат системаларыннан файдалану юлы белән) буенча уздырылган чаралар нигезендә

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмат системасында идарәче компанияләр тарафыннан эшчәнлек турында мәгълүмат урнаштырылуын тикшерде.

Яр Чаллы шәһәренең А.Алиш урамы буенча 37, 39, 33, 31, 35, 27, 29, 15 номерлы күпфатирлы йортлар буенча мәгълүмат урнаштыру, аның булмавы яки тулы күләмдә урнаштырылмавы буенча кайбер хокук бозу очраклары ачыкланды.

«Евросервис» ҖЧҖ идарәче компаниясенең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча предприятие эшчәнлеге турында мәгълүматны оператив урнаштыру һәм актуальләштерү өчен җаваплы вазыйфаи затына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде.

Материаллар, алга таба карап тикшерү өчен, судка җибәрелде.

Җитешсезлекләрнең бетерелүе инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International