Идарәче компания тарафыннан мәгълүмат ачу

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Юридик затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары кысаларында Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе идарәче компанияләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасында эшчәнлекләре турында мәгълүмат урнаштыруына тикшерү үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең Аркылы урамы буенча 15, 17; Автозавод урамы буенча 59, 59А; Раскольников урамы буенча 81; Мәскәү проспекты буенча 9В, 80А номерлы күпфатирлы йортлар буенча мәгълүмат урнаштыруда, мәгълүматның булмавы яки аны тулы күләмдә урнаштырмау буенча җитешсезлекләр булуы ачыкланды.

«Жилбытком-Сервис» идарәче компаниясе» ҖЧҖ идарәче компаниясенең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча предприятие эшчәнлеге турында мәгълүматны оператив урнаштыру һәм актуальләштерү өчен җаваплы вазыйфаи затына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде.

Материаллар, алга таба карап тикшерү өчен, судка җибәрелде.

Җитешсезлекләрнең бетерелүе инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International