Торак бинаны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору турындагы мөрәҗәгатьне карау

2020 елның 21 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы проспекты буенча 52/41 номерлы йортта ике фатирны берләштерү һәм мондый бинаны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору мәсьәләсе буенча Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә алынган мөрәҗәгатьне карау барышында мөрәҗәгать итүченең дәлилләре расланды.

Милекче ике фатирны берләштергән, терәк ролен үтәүче бер стенага кагылган, бүлмәләрнең мәйданы үзгәртелеп арттырылган, гипсокатыргыдан бүлгеләр ясап, булган бүлгеләр сүтелгән. Күпфатирлы йортның гомуми кулланылыштагы урыннары алынган, тамбур мәйданы арттырылган, тимер ишек урнаштырылган.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 статьясы буенча фатир милекчесенә карата, 2500 сум штраф салынып, административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Торак законнарында билгеләнгән тиешле чараларны күрү өчен, әлеге мәгълүмат шәһәрнең Башкарма комитетына җибәрелде.

Күпфатирлы йортның гомуми йорт милкен карап тоту һәм файдалану өлешендә торак законнары таләпләрен үтәү өлешендә «Махалля» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International