Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 18 декабрендәге 1169 номерлы карары нигезендә Актаныш районында күпфатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь ремонтлау программасына 3 күпфатирлы йорт кертелгән, алар Актаныш авылы, Җиңүнең 30 еллыгы урамы буенча 104 нче йортта һәм Юбилейная урамы буенча 109, 110 нчы йортлар адресында урнашкан.
Капиталь ремонт эшләре тәмамланган. 9 эш төре буенча гомуми 10 595,95 млн. сумлык эшләр башкарылган, шул исәптән электр белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү системалары, түбәләр һәм фасадлар ремонтланган.