Гражданнарның мөрәҗәгатен карау турында

2020 елның 16 августы, якшәмбе

Агымдагы елның июль азагында Яр Чаллы торак инспекциясе адресына Яр Чаллы шәһәренең 71 һәм 72 микрорайоннарында урнашкан торак йортларның милекчеләреннән берничә мөрәҗәгать алынды. Секторда яшәүчеләр каты коммуналь калдыкларны җыю пунктлары булмауга, шул чүп-чарның алып чыгарылмавына зарлана. Тик хезмәт күрсәтелмәсә дә, «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы ай саен түләү исәпләп килгән.

Кергән мәгълүматны алдан тикшерү кысаларында мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән дәлилләр расланды. Яр Чаллы шәһәрендә каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы җаваплы. 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап «Гринта» ҖЧҖ «каты коммуналь калдыкларны чыгару» коммуналь хезмәте күрсәтелгән өчен түләү хисаплый. Шулай ук әлеге районнарда калдыкларны туплау өчен мәйданчыклар да юк, андый урыннарны оештыру вазыйфасы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарын (мәйданчыкларын) кору һәм аларның реестрларын алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 2018 елның 31 августындагы 1039 номерлы карары белән җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, күрсәтелмәгән «каты коммуналь калдыкларны чыгару» коммуналь хезмәте өчен хисапланган түләүне яңача исәпләү таләбе белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә «Гринта» ҖЧҖ 2019 елның 1 гыйнварыннан башланган түләүләрне үзгәртеп хисаплаячак.

Бүгенге көндә әлеге секторда каты коммуналь калдыкларны чыгару график буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International