2020 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

2020 елга күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча кыска сроклы программаны гамәлгә ашыру кысаларында, Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан инспекцияләнә торган Әгерҗе муниципаль районында - 19 эш төре буенча 12 йортта, Алабуга муниципаль районында - 51 эш төре буенча 18 күпфатирлы йортта, Мамадыш муниципаль районында - 3 төрле эш төрләре буенча 3 йортта; Менделеевск муниципаль районында - 49 эш төре буенча 16 күпфатирлы йортта капиталь ремонт уздыру планлаштырылган.

Барлык күпфатирлы йортлар буенча субподряд килешүләре теркәлгән. Эш барлык эш төрләре буенча барлык торак йортларда да башланган.

Алабуга зонасы торак инспекциясе капиталь ремонт барышын тикшереп тора. Эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады. Әмма эшләр башкаруның сыйфатын бозу очраклары бар, ә атап әйткәндә, Алабуга муниципаль районында 8 хокук бозу һәм Менделеевск муниципаль районында 3 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Ачыкланган хокук бозулар буенча техник заказчы – Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты һәм Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты адресына кисәтүләр бирелде.

         Хокук бозуларны бетерү инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International