Йортта яшәүчеләрнең подвал бүлмәсенең начар торышына кагылышлы мөрәҗәгатен карау турында

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Тукай урамының 8 номерлы йортта яшәүчеләрнең подвал бүлмәсенең начар торышына кагылышлы күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Гомумйорт канализациясе системасыннан чыккан торбаларның начар торышта булуы сәбәпле, подвал бүлмәсен еш кына су басуы ачыкланды.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан «Жилье» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына җиткерелгән зарури таләпләрне бозуга юл куймау турындагы кисәтү нигезендә инспекциягә күпфатирлы йортның канализациясен алыштыру буенча план-график тәкъдим ителде.

Хәзерге вакытта җитешсезлекләр бетерелгән, 4 подъездның да канализация торбалары алмаштырылган. Эшләр башкару турында йортта яшәүчеләр имзалаган акт инспекциягә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International