Спас муниципаль районында 2020 елга капиталь ремонт

2020 елның 3 июле, җомга

Спас муниципаль районында 2020 елгы капиталь ремонт программасына 4 күпфатирлы йорт кертелгән.

Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләр, Чистай ЗТИ тарафыннан теркәлгән килешүләр нигезендә, «Регион Строй Сервис» ҖЧҖ субподрядчы оешмасы тарафыннан башкарыла. 

Күпфатирлы йортларда түбәне, фасадны, салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча гомумйорт инженерлык системаларын капиталь ремонтлау эшләре башкарылачак.

Спас муниципаль районы буенча 2020 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерелде. Эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады, әмма өч күпфатирлы йортта түбәне, шулай ук йорт эчендә салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасын капиталь ремонтлау буенча эшләрне башкару сыйфатын бозу очраклары ачыкланды.

Ачыкланган бозулар буенча техник заказчы – Спас муниципаль районы башкарма комитеты адресына кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта җитешсезлекләр бетерелгән, бу хакта Спас муниципаль районы башкарма комитеты инспекциягә тиешле хәбәр җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International