Чистай муниципаль районында 2020 елга капиталь ремонт

2020 елның 10 июле, җомга

Чистай муниципаль районында 2020 елгы капиталь ремонт программасына 8 күпфатирлы йорт кертелгән.

Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләр, Чистай ЗТИ тарафыннан теркәлгән килешүләр нигезендә, субподрядчы оешмалар  – «Грейт-Строй» ҖЧҖ һәм «СМУ № 5» ҖЧҖ тарафыннан башкарыла. 

Күпфатирлы йортларда түбәне, фасадны, подвал бүлмәсен, шулай ук җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү буенча гомумйорт инженерлык системаларын капиталь ремонтлау эшләре башкарылачак.

Чистай муниципаль районы буенча 2020 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерелде. Эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады, әмма ике күпфатирлы йортта түбәне капиталь ремонтлау буенча эшләрнең сыйфаты бозылу ачыкланды.

Ачыкланган бозулар буенча техник заказчы – Чистай муниципаль районы башкарма комитеты адресына кисәтүләр бирелде.

Хәзерге вакытта бер йорт буенча җитешсезлекләр бетерелгән, бу хакта Чистай муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан инспекциягә тиешле хәбәр җибәрелде.

Бер кисәтү Чистай ЗТИ контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International