Зәй муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2020 елда Зәй муниципаль районында 53 йортта 86,82 млн. сумлык капиталь ремонт эшләрен үткәрү планлаштырылган. Эшләр 18 йортта башланган һәм 3 субподрядчы оешма – «ЗаинскКровля» ҖЧҖ, «РЕГИОНСТРОЙ» ҖЧҖ, «Простор» ҖЧҖ тарафыннан башкарыла. Субподрядның барлык килешүләре дә Түбән Кама ЗТИ теркәлгән. 2020 елның 20 июленә 15,454 млн. сумлык төзелеш эшләре башкарылган, бу гомуми финанслау лимитының 17,6%ын тәшкил итә.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан эшләрнең сыйфатын тикшерү буенча 59 тикшерү үткәрелде. Куркынычсызлык техникасын һәм эшләрнең сыйфатын бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International