Түбән Кама муниципаль районы торак фондын 2020-2021 елгы ягып җылыту сезонына әзерләү турында

2020 елның 1 июле, чәршәмбе

2020-2021 елларда Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районы торак пунктларында 992 күпфатирлы йортны ягып җылыту сезонына әзерләү таләп ителә, шуларның 955се үзәктән җылытыла, 37се индивидуаль җылытыла.

Күпфатирлы йортларны ягып җылыту сезонына әзерләү расланган графиклар нигезендә башкарыла.

2020 елның 20 июленә 878 йорт буенча йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын опрессовкалау актлары алынган, бу үзәктән җылытыла торган йортларның гомуми саныннан 92%ын тәшкил итә. Бер үк вакытта, торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, вентиляция каналларының һәм төтен чыга торган юлларның эш торышы тикшерелә, барлыгы 973 акт алынган.

Торак йортларның алдагы ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары 848 йортка рәсмиләштерелгән, бу күпфатирлы йортларның 85%ын тәшкил итә.

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, КФЙ әзерлеген тикшереп тору белән беррәттән, торак фондының киләсе ягып җылыту сезонына әзерлеген раслый торган документларны «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасында үз вакытында урнаштыруны да контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International