2020 елның 1 нче ярты елында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнары гражданнарыннан торак фондын тиешенчә карап тотмау һәм торак-коммуналь хезмәтләрне сыйфатсыз күрсәтүгә кагылышлы 328 мәсьәлә буенча 302 мөрәҗәгать килде, шул исәптән:
ТР Дәүләт торак инспекциясе аппаратыннан 191 мөрәҗәгать алынды, 111 мөрәҗәгать Бөгелмә ЗТИ турыдан-туры җиткерелде. Кергән мөрәҗәгатьләрнең 24се урынга чыгып тикшерелде, 247 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде, 31 мөрәҗәгать – карау стадиясендә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча идарәче оешмаларга җитешсезлекләрне бетерү буенча 23 күрсәтмә бирелде, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 17 күрсәтмә чыгарылды, дәүләт торак күзәтчелеге органнарына караган, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының төрле статьялары буенча 6 беркетмә рәсмиләштерелде. Административ эшләрне карау нәтиҗәсендә Бөгелмә ЗТИ тарафыннан гомуми 23 мең сумлык административ штрафлар салынды.